Яңа елны хастаханәдә каршылаучы апаслылар янына Кыш бабай һәм Кар кызы килде

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Сәламәтлек - иң зур байлык, - диләр. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашларга бүләкләр таратылды. Район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин аларның һәрберсенең хәлен белеп, иң изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр бирде. Кыш бабай һәм Кар кызы да һәрбер бүлектә булды, дәваланучыларны, хастаханә хезмәткәрләрен тәбрик итте. Барлыгы 15 кеше район башлыгы исеменнән бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International