Апас мәдәният йортында Яңа ел тамашасы узды

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Район мәдәният йортында Яңа ел бәйрәме уңаеннан “Этләшмик” дип исемләнгән концерт-тамаша узды. Тормышыбыздагы малга табыну, күршелекне оныту, юл куя белмәү, гаепне гел кешедән эзләү кебек тискәре күренешләрне тәнкыйтьләү, дуслык-татулык, берләмлеккә өндәүгә нигезләнгән иде ул. Мәдәният хезмәткәрләре тагын бер кат сәхнә осталыклары белән сокландырды.

Җыр-моңнар, биюләр бәйрәм кәефе өстәде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин райондашларны Яңа ел белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде. Башкарылган һәм башкарылачак эшләргә тукталып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International