“Свияга“ берләшмәсенең баш зоотехнигы Әсгать Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул бар гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган. Дәрәҗәле исемне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан узган чарада тапшырды.