Зур Күккүзлеләр балаларны сөендерделәр

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зур Күккүз мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Авыл балалары бергәләшеп чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы аларны бүләкләр белән соендерделәр. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп гармуннар уйнатып, шау-гөр килеп чаналар шудылар. Бу бәйрәмне без балалар өчен ел саен диярлек оештырабыз. Үзебез иганәчеләр эзлибез. Быел исә безгә авылдаш егетебез Гыйзәтуллин Илмир ярдәм итте. Зур рәхмәтебезне белдерәбез без аңа, - дип хәбәр итәлзр китапханәче Галия Җәләлиева һәм Шәһидә Гыйзәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International