3 гыйнвар көнне Танай-Турай авылы клубында авыл балалары өчен Чыршы бәйрәме үткән. Балалар биеп, җырлап, уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Бәйрәмне оештыручы клуб мөдире Гүзәл Вафинага һәм Чүрибураш китапханәсе мөдире Рәйхана Вәлиуллинага балалар зур рәхмәтләрен әйтеп таралышканнар.