Бирегә ял итәргә килгән райондашларны бүген район мәгариф бүлеге, “Салават күпере”, “Кояшкай”, “Ләйсән” балалар бакчалары, Апас мәктәбе коллективлары күңелле ял иттерде. Салкын җилләр битләрне чеметсә дә, күңелле җыр-биюләр, шаян уеннар һәркемнең күңелен җылытты.