6 январьда эстафета таягы Апас мәктәбе һәм “Кояшкай”, “Салават күпере” бакчалары хезмәткәрләре кулында. Башлана 17.00 сәгатьтә.
Үзәк Чыршы янында аграр көллият коллективы райондашларны ял иттерде. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында җырлы-биюле тамаша оештырдылар, уеннар уйнаттылар, бүләкләр өләштеләр. Барлык коллективлары белән бердәм булып килгәннәр иде алар. Көннең сизелерлек салкын булуына карамастан, бирегә халык теләп җыелды.