Сәнгать мәктәбе, “Сәләт” балалар иҗат үзәге коллективлары үзәк паркта Яңа ел чыршысы янында 4 январь кичендә апаслылар һәм район кунакларын бик күңелле ял иттерде. Кыш бабай белән кар кызы исә иң кыю балаларга зур капчыктан алып тәм-томнар таратты. Матур итеп шигырь сөйләп, җырлап һәм биеп күрсәткән нәниләр бу бәйрәм кичендә эшләп алган татлы бүләкләре белән тамашаның бер бизәге булдылар.
Ришат Җамалиев.