Бүген, 31 гыйнварда районның административ бинасында Халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы Президент идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева шәхси кабул итүләр уздырды.
- Без ай саен районнарда булып халык белән шәхси кабул итүләр үткәрәбез. Биредә яшәүче кешеләрнең шәхсән үзләрен борчыган сорауларына уңай җавап табып, мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз, - ди идарә җитәкчесе. Кабул итүләрдә апаслылар да актив катнашты. Алар төрле мәсьәләләр буенча үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.