Узган шимбәдә Апас боз Сараенда Апасның хоккей сөючеләр Лигасының финал уеннары узды. Финалда “Т-34” һәм “Амур” командалары көч сынашты. Уен кызганнан кыза барды. Иң беренче шайбаны “Амур”лылар кертте. Тик шулай да “Т-34”леләр җитезрәк булып чыкты. Нәтиҗәдә, алар җиңү яулады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев барлык катнашучы хоккейчыларны, җанатарларны котлап, җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук Апас хоккей сөючеләр лигасының 3нче сезонында уңышлы һәм нәтиҗәле чыгыш ясаган уенчылар да бүләкләнде. Иң элек олы яшьтә булуларына карамастан, хоккей сөюче, җилдәй җитез ветеран уенчылар Ринат Сиразиев, Гомәр Замалетдинов, Радик Галимҗанов, Илдус Вәлиуллин түргә уздылар. Аларга истәлекле сувенир һәм Грамота тапшырылды.
“Иң яхшы хөҗүмче” исеменә “Альянс” командасы уенчысы Рәшид Исхаков, “Иң яхшы сакчы” исеменә “Алтын Алка” командасы уенчысы Динар Гаптрахманов, “Иң яхшы капкачы” исеменә “Т-34” командасы уенчысы Сергей Жижелев, “Иң яхшы бомбардир” исеменә “Амур” командасы уенчысы Руслан Замалетдинов лаек булдылар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Иң яхшы команда оештыручысы” булып “Альянс” командасы тренеры Радик Гатауллин, “Иң яхшы хөкемдар” булып Ленар Мотыйгуллин, “Батыр йөрәкле уенчы” булып “Т-34” командасы уенчысы Айдар Хикмәтуллин, “Иң яхшы җанатар” булып Наил Галиакберов, “Иң яшь уенчы” булып “Алтын Алка” командасы уенчысы Рафаэль Сафиуллин танылды. Аларга турнирның иганәчесе Шамил Булатов сертификатлар тапшырды.
Турнирның иң яхшы командалары: “Альянс” хоккей командасы 3 урынга, “Амур” командасы 2 урынга, “Т-34” ләр беренче урын яулады. Котлыйбыз!