Апаста батыр солдатлар истәлегенә веноклар куелды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

23 февральдә, ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда хәтер чарасы узды. Хезмәт коллективлары Батырлар мемориалына веноклар куйды. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты. 
“Хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган райондашларыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар безнең йөрәкләрдә” , - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International