Апас Набережныенда нәрсәләр булачак?

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Хакимият бинасының зур залында җитәкчеләр, районның барлык өлкә коллективлары катнашында Апас “Яр буе” проектының баш инженеры Эдуард Губеев белән очрашу булды. Очрашуны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев алып барды.  –  Әлеге урынны бик кызыклы, уникаль дип таптык. Биредә кыр үрдәкләре, акчарлаклар, челән һәм күп төрле кыр чәчәкләрен күреп була. Шуның өчен планлаштырылган әйберләрне кырыйда ясаячакбыз, - диде баш инженер. Аннан соң проект белән таныштырды. Биредә машина белән килүчеләргә машина кую урыннары, яктыртылган чаңгы юлы, кереп җылыну урыннары, учак ягу мәйданчыклары, балык тоту урыннары, су коену, кызыну урыннары ясалачак. Кыскасы рәхәтләнеп ял итү урыны булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International