Апаска хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары килде

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Кичә, 28 февральдә, район башкарма комитеты бинасында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова апаслыларны кабул итте. Кабул итү вакытында ул апаслыларны борчыган кайбер сорауларга җавап бирде. 
Аннан соң министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова район социаль яклау идарәсе хезмәт коллективы, йортларда социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре, район мәшгульлек һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International