Апас районы имамнары зур төзелеш барган урыннар буенча сәяхәт итте

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Районга Болгаер ягыннан халыкны Апаска йөртү өчен өр-яңа автобус кайтты. Әлеге автобуска утырып районыбыз имамнары төзелешләр барган урыннарны карап сәяхәт иттеләр. Каратунда төзелүче асфальт заводта, Сабантуй мәйданында, бассейн һәм спорт комплексы төзелешендә, Набережныйда, Табар Черкене мәдәният йортында, Әнәледәге зур комплекс төзелешендә һәм Туган якны өйрәнү музееның янкормасында булдылар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга кызыксындырган сорауларын бирделәр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Мамонт янына басып бергә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International