Апас кызы Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты. Ул биредә инглиз теле буенча югары балл җыеп беренче урынга лаек булды. Регинаның укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина. 
Регина укуда да сынатмый, мәктәп тормышында да актив. Сәхнәне үз итә, бик матур итеп алып баручы һәм биюче дә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International