Апас аграр көллиятендә бәйрәм чарасы узды

2018 елның 13 марты, сишәмбе

8 мартта аграр көллият хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән мул сыйлы табын артына Апас, Иске Әнәле авылларында яшәүче, төрле өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызларыбыз җыелды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, көллият директоры Фаил Курамшин гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлап сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, балалар хөрмәте тоеп яшәүләрен теләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина моңлы җырларын бүләк итте. Шулай көллият хезмәткәре Мөсфирә Загированың бүген туган көне. Фаил Курамшин коллектив исеменнән тәбрикләп чәчәк бәйләме тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларны җырлаттылар, биеттеләр, үзләренең иң матур җырларын башкардылар. Бәйрәмгә килгән апалар берсен-берсе уздырып рәхмәтләрен җиткерделәр. Искиткеч күңелле бәйрәм булды.

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International