Апас китапханәсендә язучы, мәрхәмәт иясе Лев Толстойга багышланган иҗади кичә узды
Апаста Мәрхәмәтле Татарстан акциясе башланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдерүенчә, Мәрхәмәтле Татарстан акциясе районда 12 марттан 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу акциягә һәр социаль өлкә дә кушылачак. Мәктәп укучылары, медицина, мәдәният, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашачак.
Акция кысаларында үтүче чаралар район мәктәпләрендә, “Сәләт“ балалар иҗат йортында башланып киткән булса, бүген исә ул Апас Үзәк китапханәсендә дәвам итте.
Биредә Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашында күренекле язучы, мәрхәмәт иясе Лев Толстойга багышланган иҗади кичә узды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов һәм озак еллар балаларга рус теле һәм әдәбияты укыткан хөрмәтле укытучы Тәкзимә Ногманова катнашты. Укучылар Лев Толстойның, тормышы, иҗаты турында махсус күргәзмәләр белән таныштылар, презентация карадылар. Тәгъзимә Ногманова язучының уеп калдырган тирән мәгънәле фикерләренә, сүзләренә тукталып үтте. Аның язучы гына түгел, ә чын кеше буларак нинди сыйфатларга ия булганлыгы хакында сөйләде. Лев Толстой тормышының асылын кешеләргә хезмәт итүдә, мәрхәмәт кылуда, булышуда күрә. Ул күп кенә крестьян балаларын белемле итүдә зур көч куя. Ачлыктан коткарып калырга тырыша. Гомере буе йөрәгендә ул олы мәрхәмәт йөртә. – Мәрхәмәткә ышаныр өчен, аны эшләү кирәк, - дигән язучы. Бу кичәдә катнашкан һәркем уйланырга мәҗбүр булды. Ә бит бу ыгы-зыгылы тормышта бер елмаеп исәнләшү дә кәефне күтәрә, күңелләрдә мәрхәмәт уята.




.jpg)
.jpg)
