Матди булмаган мәдәни мирас бәйгесе 2 ай дәвамында зоналарда барды.
Һәр җирлекнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Әнә шуларны түкми-чәчми буыннан-буынга җиткерү, авыл халкын сәхнәгә тарту, талантларны барлау максатыннан оештырылган иде ул. Һәр җирлек әлеге эшкә зур игътибар бирде, әзерләнде һәм бик теләп катнашты. 22 март кичендә район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты узды. Сәхнәдә милләтләр дуслыгы, бер-берсенә хөрмәт, аңлашу чагылыш тапты. Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Садә“ ансамбле коллективы, Табар Черкене, Иске Әнәле, Биеш, Шәмбалыкчы, Олы Бакырчының сәхнә осталары күренешләрне оста итеп тасвирлады. Чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды. Залга гармун моңнары таралды. Тамашачы һәр чыгышны ошатып, алкышларга күмде. Соңыннан бәйге җиңүчеләре Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.