27нче апрельдә Апас мәдәният йортында Апас, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнары мәдәният хезмәткәрләренең семинар-укуы узды.
Бирегә килүче кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев һәм Апасның бертөркем үзешчән сәнгать осталары үзләренең җыр-моңнары, ипи-тоз белән каршы алдылар. Семинар кунаклары фойеда урын алган төрле кул эшләре, рәсемнәр күргәзмәләре белән таныштылар, тәм-томнардан авыз итеп, кайнар чәй эчтеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин барлык катнашучыларны сәламләде.
– Безнең Апас районы авыл хуҗалыгы районы. Халык бездә дус, тату яши. Эшлиләр дә, матур итеп ял итә дә беләләр. Бәйрәмнәр, төрле чараларда бик актив катнашалар. Сезгә дә саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим, – диде ул үзенең чыгышында.
Семинар-уку барышында ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Завгарова һәм үзәк белгечләре Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы, аны ачыклау, саклау һәм актуальләштерү хакында сүз алып барачаклар, мастер-класслар күрсәтәчәкләр. Семинар-уку иртәгә дә дәвам итәчәк.






