“Кояшкай” балалар бакчасында Халыкара китап көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2 апрель – Халыкара китап көне уңаеннан, Апасның Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булдылар

Алар балаларга язучы Ганс Христиан Андерсенның туган көненә багышланган “Китап битләрендә кояш” дип исемләнгә уенлы әдәби кичә тәкъдим иттеләр. Биредә балалар язучының тормыш юлы, “Дюймовочка”, “Принцесса на горошине”, “Гадкий утенок” әкиятләре белән таныштылар. Шулай ук әкияти викторинада катнаштылар. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр, мультфильмнардан алынган җырларны җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Балалар “Әкиятләрнең төрле төсе” дигән әкият китаплары күргәзмәсен дә бик кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International