Зәринә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәдәге дипломына лаек булды
Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Зәринә Нигъмәтҗанова (җитәкчесе - Энҗе Мөбарәкшина) Буада узган “Мәктәптән-фәнгә, иҗатка“ I төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул, үзенең иҗади эшен сөйләп, бик уңышлы чыгыш ясады. Зәринә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәдәге дипломына лаек булды.