1 апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстанда чисталык икеайлыгы игълан ителде
Район территориясендә бу ике айда даими чисталык өмәләре, агач утырту акцияләре үткәреләчәк. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бу икеайлыкта иң актив катнашкан районнарга махсус күрсәткечләргә нигезләнеп Грантлар бүлеп биреләчәген дә белдерә. Безнең Апас районы мондый экологик конкурс-акцияләрдә даими катнаша. Гадел бәйгедә җиңеп яулаган Грант-бүләкләр дә шактый. Быелгы җиңүче районнарга махсус техника, ачык спорт мәйданчыклары, башка призлар бирү тәгаенләнә. Бу бүләкләргә лаек булучыларны ачыклаганда өмәләрдә катнашучыларны санаячаклар. Чистартылган, санкцияләнмәгән чүплекләр, агач-куак утыртылган мәйданнар, түгелгән чүп-чар күләме дә исәпкә алыначак. Елдагыча чисталык икеайлыгы барышында районнарны вертолетлардан, пилотсыз очкычлар кулланып даими күзәтеп барачаклар. Тиешсез урыннарга чүп түгүчеләрне исә яшерен видеокамералар теркиячәк, дип тә кисәттеләр.