Театр коллективына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең Дипломы һәм сертификаты тапшырылган
Зур Күккүз авылы китапханәсе каршында китапханәче Галия Җәләлиева җитәкчелегендә эшләп килүче “Серле дөнья” балалар курчак театры коллективы “Иделкәем” балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театрлары һәм театр студияләренең республика смотр-конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган. .