Апаста көрәш турниры узды

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Минтимер Шәймиев Кубок-призларына көрәш бәйгесендә апаслыларга уңышлар телибез!

Татарстанның беренче Президенты Кубок һәм призларына 12-14 апрельдә Актанышта үтәчәк милли көрәш турнирына Апас мәктәбе кече спорт залында район сайлап алу туры узды.

-Командабызда төрле яшьтә һәм үлчәмдә 15кә якын көрәшче булачак,-ди район җыелма командасы тренеры Ринат Гыйламов. -Бу ярышка иң күп көрәшчеләр Кызылтау мәктәбеннән килде. Алар барлыгы унберәү булып, бик күп көндәшләрен очколар саны буенча һәм чиста җиңде. Апас, Чүрибураш, Кильдураз, Йомралы мәктәпләрендә укучылар арасында да бик өметле көрәшчеләребез бар. Хәзер бөтен көчне Актанышта үтәчәк бик җаваплы турнирда мөмкин кадәр күбрәк призлы урыннар яулауга юнәлтәчәкбез. Үзебезгә лаеклы алмаш әзерләүгә һәр тренер-укытучы, мәктәп директорлары намус эше дип карасыннар иде,

Ришат Җамалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International