Район хакимиятендә зур утырыш узды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Ил күләмендә мәктәпләрдә булып үткән мәгълүм вакыйгаларга анализ ясалды. Мондый акылга сыймаслык хәлләрнең районда булмавына ирешү, аларны алдан күзаллау, кисәтү чаралары комплексы эш программасы каралды һәм расланды.

Киңәйтелгән комиссия утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле, балигъ булмаганар белән эшләү. бала хокукларын яклау инспекторы  Рания Сибгатуллина эчкерсез әңгәмә үткәрде, сорауларга җаваплар бирде.

Икенче көн тәртибе буенча әти-әнилек вазифаларын тиешенчә үтәмәүчеләргә карата хокук сакчылары төзелгән  протоколлар буенча  эшләр каралды һәм бертавыштан карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International