Апаста Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәме узды

2018 елның 28 апреле, шимбә

Шигырь җанлы апаслылар бөек шагыйребез истәлегенә чәчәкләр салганнан соң, халык Изге Ана һәйкәле янына үтте. Биредә Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, җирле шагыйрьләр Бөек Тукаебызга булган олы хөрмәтләрен белдереп, аңа багышлап язылган шигырьләрен яңгыраттылар. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре аның кайбер шигырьләрен яттан сөйләп, җырларын башкардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина яшь буынга, ана телендә яңа теле ачылган сабыйларга мөрәҗәгать итеп, туган телебезне сакларга, Бөек Тукаебызны онытмаска чакырды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев барлык апаслыларны Туган тел бәйрәме белән тәбрикләп, уңышлар теләде. Кичә ахырында бар җиһанга Туган тел җыры яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International