Апас районында радиация һәлакәтләрендә катнашучылар искә алынды

2018 елның 28 апреле, шимбә

 Станциянең реакторы җимерелә. Һавага бик күп микдарда радиоактив матдәләр тарала. 
Инде әлеге вакыйгага 32 ел үтсә дә, ул әле дә халык күңелендә. Чөнки Чернобль станциясендә һәм башка һәлакәтләрендә хезмәт куйган батырлар бик күп. Алар әлеге фаҗигаларның тәэсирен киметү өчен бар көчен куйган. Шәхсән безнең районда да андый эшләрдә катнашкан 13 кеше, гаилә дип әйтсәк тә бер дә гаеп булмас. Чөнки әлеге һәлакәтләрдә катнашу гаилә әһелләре өчен дә бик зур тетрәнү булган. 
Шушы һәлакәтләрдә катнашкан Урта Балтайдан Касыйм Хантимеров һәм Шәмәк авылыннан Назимә Садыйкова белән, район башлыгы йөкләмәсе белән, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина очрашты. Ул аларның хәлләрен белеште һәм тәм томнардан торган пакет тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International