Апаста хоккей уеннары булып узды

2018 елның 4 мае, җомга

28 апрельдә Апаста 2009-2010 елда туган балалар арасында Бөтенроссия язгы хоккей турниры кичке тугызга кадәр барды

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын балалар әнә шулай спорт белән дус булып каршылыйлар. Бу юлы да безнең командага икенче урын алу белән юанырга туры килде. Төп Кубокны Яшел Үзән шәһәре командасы алып китте. Өченче урында Ульяновск командасы. Сызрань командасы дүртенче, Волжск шәһәр командасы бишенче, Казаннан килгән балалар командасы алтынчы урында. Җиңүче командаларга Кубок-медальләр тапшырылды. Аерым уенчылар шулай ук Апастан махсус Кубоклар белән кайтып киттеләр. Уллары белән Апаска ераклардан килгән әти-әниләр, командалар тренерлары Апасны бик ошатуларын җиткерделәр, “Алтын алка” боз  сарае коллективына зур рәхмәт әйттеләр.

-6 майда Җиңү Кубогына Апас бозында район ачык хоккей уены финал ярышлары үтәчәк. Барлык җанатарларны зур спорт бәйрәменә чакырабыз,-диде бүләкләр тапшыру тантанасында район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин (6+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International