Апас туган якны өйрәнү музеенда “Казан каймасы” чагылыш таба

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Апас туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы чорындагы окопчылар хезмәтенә аерым урын бирелгән

1941 елның сентябрь аенда Татарстанга куркыныч яный башлый. Кичләрен ут кабызулар да тыела. Октябрь аенда Казанда Оборона комитеты төзелә. Бөтен Идел буе өлкәләрендә, республикаларында дошманнан саклану чаралары күрелә, шул исәптән Казанны ярым боҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары үткәрелә. Фашистларны Идел буйлап Казанга якын китермәү, анны саклап калу бурычы куела. 1941 елның 25 октябрендә Оборона комитеты карары белән Казанны әйләндереп, чорнап алу өчен (“Казанский обвод – Казан Каймасы) бөтен көчне, бар халыкны бер “нокта“га туплау башлана. Халык телендә бу“окоп еллары“ булып күңелләргә кереп калган. Тарихчы, якташыбыз Әхәт Садриевның шушы темага багышланган язмасында мондый мәгълүматлар бар. Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәренең төрле уку йортларыннан барлыгы 1 миллион 107 мең кеше катнаша. Апаста 10 мең кеше окоп казуда көч куя. Окопчылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайталар. Октябрь-февраль айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт Татарстан тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп кала, диелә анда. 
Килүчеләрне фатирларга урнаштыралар. Бер йортта 20-30 кеше яшиләр. Окопчылар иртәнге караңгыдан окоп казырга ашыгалар, эш кораллары көрәк, лом, кәйлә, носилка, әэшләүчеләрнең 70-75 проценты хатын-кызлар була. Әҗем авылында гомер итүче, 93 яшен тутырган Әминә апа Сәгытдинова бу турыда хатирәләрен яңартып менә ниләр сөйләде: 
– Авылдан тугыз-ун кызны ат арбасына төяп Апаска алып киттеләр. Менә шуннан башланды инде безнең хезмәт. Аның шулкадәр коточкыч авыр буласын күз алдына да китермәдек. Барыбыз да яшүсмерләр, өскә-башка юньле кием юк, ашау такы-токы. Ничек кенә булсаң да эшләргә кирәк иде. Ул елны кыш бик салкын булды. Туң җиргә лом да керми иде. Ә планы үтәргә кирәк. Ломны туң җиргә бөтен көчең белән бәрсәң дә чикләвек кадәр җир чыга. Аннан учак ягып җирне җылыта башладылар. Ябалакта фатирда ун кыз тордык. Барыбыз да бетләштек. Ике айдан соң авылга җибәрделәр, берникадәр өйдә торгач, тагын окоп казырга килдек. Ерак районнардан килүчеләрнең хәлләре аеруча авыр булды. Бик күпләр салкын тиеп авырдылар. Бик тә йөрәкләргә уелып калды инде ул еллар, –ди ул. 
Апас туган якны өйрәнү музеенда, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан, “Казан каймасы”на багышланган күргәзмә эшли һәм слайдлар карап була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International