Апас прокуратурасы хезмәткәрләре Азнакайда уңыш яулады

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Азнакайда Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең Спартакиадасы узды

 Биредә сайлап алу турларыннан узган 120 прокуратура хезмәткәре, 5 җыелма команда катнашты. Ярыш спортның 8 төре буенча узды. 
Финал өлешендә Апас прокуратурасы хезмәткәрләре дә уңыш яулады. Тәтеш, Буа районнары прокуратура хезмәткәрләре кергән җыелма команда составында, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов шахмат буенча ярышта беренче урынны алды. 
Аларның командасы барлык көндәшләрен җиңде, Спартакиаданың иң көчле төркеме булып танылды. 
Прокуратура белгече З. Кәлимуллина волейбол командасы составында матур уен күрсәтте. Ул өченче урын яулап, бронза медальгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International