Апаста Халыкара театрлар фестивале бара

2018 елның 18 мае, җомга

17 майда – Апас сәхнәсендә Буа Дәүләт сатира театры артистлары. Алар “Доктор Айболит“ курчак театры куялар. Тамаша кылырга бакча нәниләре килде. 
Ут күршеләребезне райондашлар җылы каршы алды. Гармун тавышлары, җыр-моң, сәламләү бар да буалылар күңеленә хуш килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев артистларга уңышлар теләп, апаслыларны театр карарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International