Барлыгы 35 укучы үзенең белем тирәнлеген тикшерде.
Апаста район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары укучылары “Җәмәгать белеме” фәне буенча сынау-тест рәвешендә дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Бу имтиханда аларны озата килгән авыл мәктәпләре укытучылары да катнашты.
-Районкүләм БДИ тапшыруга безнең коллектив быел да яхшылап әзерләнде,-ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.