Сабан туе мәйданында бар да яңача

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Биредә бар да яңача һәм уңайлы булачак. Көрәш, сәнгать осталары өчен аерым мәйданчыклар төзелә. Юлларга брусчаткалар, чирәмнәр җәелә. Яңа электр челтәре булдырылган. Үзәк мәйданда да төзелеш эшләре бара. Заманча җиһазландырылган сәхнә, “Апас“ язуын үз эченә алган урындыклар ерактан ук күренә. Шулай ук тирә-юньдәге күлләр дә бер ямь булып тора. Бу көннәрдә мәйданда зур өмәләр узды. Хакимият, мәдәният, мәгариф бүлеге, аграр көллият хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш кертте. Мәйданда бөтен тирә-юнь тәртипкә китерелә. Сабан туе мәйданында 1 июнь – Халыкара балалар көне зурлап билгеләп үтелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International