Балаларга мәктәпләрдә һәм шулай ук Дәвештә урнашкан “Свияга” ял үзәгендә оештырылган лагерьларда ял итү мөмкин булачак.
Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус киңәшмә үтте. Биредә лагерьларның әзерлек дәрәҗәсе, балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыру хакында сүз алып барылды. Тиздән, махсус комиссия һәр лагерьда булып, әзерлек дәрәҗәсен тикшерәчәк.