Апаслылар Казан Сабан туен гөрләтте

2018 елның 3 июле, сишәмбе

23 июнь көнне Казан шәһәренең Аккош күлендә Сабан туе узды.

Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты һәм мәркәзебез кунакларына күңелле ял оештырды. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге делегация район башлыгы белән очрашып, зур әзерлек белән килеп, Сабан туе кунакларына күңелле ял оештыруны югары бәяләде һәм рәхмәтен ирештерде.

Әлеге Сабантуйга әзерлек эшләре алдан ук барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә районыбызның барлык өлкә хезмәткәрләре тарафыннан борынгы татар йорты сафка басты. Аның тирәсе дә читән белән әйләндереп алынган. Йорт эчендә ап-ак мич тә, гомумән борынгы татар кешесенең яшәү рәвешен чагылдырган әйберләр урын алган. Ишегалдында умарта оялары, понилар, 16 чебиен иярткән әтәч белән тавык та шәһәр халкының иң яратып караган әйберләре булды. Шулай ук йорт каршында татар халык ашларыннан күргәзмә дә урын алды. Сабантуйга килгән халык милләтләр дуслыгын чагылдырган урыс, чуваш, татар йортлары аша узып, аларның җыр-биюләре белән хозурланды. Районыбызның йөзек кашы булган Резидә Мостафина, Айрат Айтуганов, Илнар Хәсәнов җырларын халык җылы итеп алкышлады, аларның җырларына һәм Регина Мөхетдиновага кушылып рәхәтләнеп биеделәр. Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге яшь баянчылар, Рәмис Ногманов җитәкчелегендәге тальянчыларның чыгышы кунакларны таң калдырды.  Ишегалдына узып пониларга утырып, матур җирләргә басып фотоларга төштеләр. Кабат-кабат әйләнеп килеп биючеләр, җырчыларга кушылып җырлаучылар да булды.

– Һәрбер районны карап  киләбез. Һәрберсенең үзенчәлекле яклары бар. Ә менә Апас районы әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Искиткеч  биредә, рәхәтләнеп ял иттек, рәхмәт барыгызга да, - диделәр Гүзәлия һәм Илнур Галиуллиннар. Гомумән, апаслылар Казанны кайнатып кайтты.

Гүзәл Хилавиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International