Апаста мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе узды

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе Иске Йомралы мәдәният йортында узды.

 

Биредә мәдәният учакларының тирә-юнен чиста-пөхтә тоту, котельныйларны кыш өчен әзерләп кую, грантларда катнашу мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук “Гармун моңы – йөрәк җыры“ фестиваленә старт бирелде. Киңәшмә азагында юбилейларын билгеләп узучы хезмәткәрләр хөрмәтләнде, бүләкләнде. Иске Йомралы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт номерлары да әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International