Йомралы берләшмәсендә эш белән бергә кырга барып ашату да оештырылган.
Гөлфизә Гыйниятуллина алар янына килеп, кайнар ризык белән сыйлый.
– Наилә Кәлимуллина белән Ландыш Зиннәтуллиналар ашханәдә тәмледән тәмле ашлар, боткалар пешереп, чәйләр әзерләп торалар. Кырда эшләгән кешенең тамагы тук булсын дип тырышабыз, - ди ул.