Апасның “Салават күпере“ балалар бакчасы “төсле калай күлмәк” кия

2018 елның 6 июле, җомга

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы дәүләт программасы буенча соңгы 2-3 елда зур яңарыш кичерде.

Бакчага йөрүче балалар, төркемнәр санын да арттыру мөмкинлеге булдырылды. Җылы идәннәр, заманча ишек-тәрәзәләр, яңартылган идән-түбә, диварлар, эчке коммуникация челтәрләре-барысы да ата-аналар, биредәге тату коллектив, балалар күңеленә хуш килерлек, сыйфатлы итеп ясалган. Бакча территориясе дә төзекләндерелде. Бакчага төп керү юлындагы фонтан Апаста иң матуры, диләр. Бу көннәрдә  төзүчеләр ике катлы балалар бакчасы бинасына “төсле калай күлмәк” кидерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International