Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Мөхтәрәм райондашлар!

Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм! Гаилә институтын ныгыту тормышыбызда һәм эшебездә мөһим урын алып тора. Районда күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, белем бирү учреждениеләренең базасы камилләшә. Бу бәйрәм көнендә бигрәк тә озак еллар бергә гомер иткән, төрле вакыйгаларны кичергән, тик шулай да мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләрне тәбриклисем килә. Барлык әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен ихтирам итеп, яратып, аңлашып яшәвен, гаилә учакларының беркайчан да сүнмәвен телим. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын иде. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.       

Хөрмәт белән, Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International