Апас районында экологик десант 15 июльдән эшли башлачаяк. Башкарма комитет, территорияләрне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча административ комиссия, мәдәният хезмәткәрләре, волонтерлар һәм "ФОРПОСТ" активистлары елга ярларын чистартырга чыгачак. Акциядә 30дан артык кеше катнашуы көтелә.
Акция районның барлык торак пунктларында дәвам итәчәк. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.