Биеш егете Никита Чикулин гомерлек яры итеп Тәтеш шәһәре кызы Марина Герасимованы сайлады.
Алар яшьлекләренең иң гүзәл мизгелен – Кызыл туйларын билгеләп узды.
Районның ЗАГС бүлегендә якыннары, туганнары, дуслары янәшәсендә пар балдаклар алмашып, гаиләнең беренче документын да алдылар. Безнен районыбызның яшь парларын чын күңелдән яңа тормышка аяк басулары белән тәбрик итәбез!
Матур, парлы гомер телибез, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап яшәгез! Бәхетле булыгыз!