Татарстан хөкүмәте, район хакимияте карары һәм ярдәмендә Апас мәктәпләрендә укучы балалар өчен җәйге ялны файдалы һәм эчтәлекле итеп узуга тиешле мөмкинлекләр бар.
Шул нигездә мәктәп, җәмәгать тормышында актив, укуда, спортта алдынгы, төрле конкурс-олимпиадаларда призлы урыннар яуланган 30 укучы Санкт-Петербургка сәяхәткә бару хокукына лаек дип табылды. 80 уку-спорт алдынгысы Волгоград шәһәренә барып кайтачак. Шулай ук бер төркем бала-30 укучы- олылар, район җаваплы белгечләре озатуында август аенда Кырымга, Кара диңгез ярына ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга юлга чыгып китәчәк.