Бүген Апаста, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Тәтеш районнарының муниципаль архив хезмәткәрләре мөһим киңәшмәгә җыелды.
Биредә алар Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашындагы эксперт-тикшерү комиссиясенә муниципаль архивларда сакланучы кыйммәтле документларны тәкъдим итеп, аларның эчтәлеге белән таныштырып үттеләр.
Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты вәкилләре белдерүенчә, Республиканың муниципаль архивлары фондында тикшерүчеләргә кызыклы булган, регионның үсеш тарихы турында мөһим мәгълүматлар саклана. 2018 елда муниципаль архивларда кыйммәтле документларны табу буенча зур эш алып барыла. Киләчәктә бу документлар цифрлаштырылачак.
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.