22 июль көнне “Бердәм Россия” партия әгъзәлары 9 сентябрьдә узачак сайлауларга кандидатлар сайлау эшен алып бардылар. Районда булган буш депутат мандатлар урынына дәрәҗәле һәм лаеклы кандидатларны барлау максатыннан бердәм россиялеләр үз араларында сайлау уздырды. Апас, Каратун, Сатламыш, Болгаер, Тутай авыл советларында яшәүче партия әгъзәлары алдан оешкан организацион комитетка тапшырылган гаризалар нәтиҗәсендә ясалган бюллетеннар алып, яшерен рәвештә лаеклы кандидатка үз тавышларын бирделәр.
Исәп-хисап комиссиясе урында ук бюллетеньнәрне санап, нәтиҗәләрен игълан итте.