Туксан яшь-гомер уртасы гына ул

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Апаста гомер итүче, биш бала анасы Фәһимә Насыйбуллина өе каршында бу шимбә иртәсендә машиналар бик күп иде. Ул-кызлары, килен-кияүләр, оныклары бу көнне аны туксан яшьлеге белән тәбрикләде. 

Бу йорт тулы кунаклар  шатлыгын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Апас бистәсе башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та уртаклашты. Бигрәк тә Мәскәү, Кремльдән ил Президенты Владимр Путин имзалаган Котлау хатына шатланды юбиляр. Чәчәк бәйләме, хакимият бүләкләрен бер дә кулыннан төшермәде. Безне дә табын түрендә утырып, дога белән каршылап, изге теләкләре белән озатып калды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International