Район башлыгы Зәйтүнә әби Миңнегалиеваны гомер бәйрәме белән котлады

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Бүген Зур Күккүз авылында гомер кичерүче Зәйтүнә әби Миңнегалива үзенең 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны истәлекле гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау Хатын, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Зәйтүнә әби Шыгай авылында туып үсә. Бик иртә әтисен югалтып, әнисенә авыр тормыш йөген тартырга ярдәм итә. Бер эштән дә калмый ул. Иңнәренә салып йөк тә ташый, кырда да эшли. Гаиләне ашату, яшәтү өчен бар көчен куя. 40 яшендә 4 балалы Закир исемле Зур Күккүз авылы егетенә кияүгә чыга. 
Язмышына шулай язылган булгандыр. Иң элек үз туганнарын кочагына сыендырса, аннан әниләрен югалткан сабыйларга наз бүләк итә Зәйтүнә әби. Бөтен күңел җылысын биреп аларны тәрбияләп, олы тормыш юлына озата. Һәрберсе өчен шатланып, борчылып, кайгыртып яши ул. Зәйтүнә әби гомер көзләрен ялгызы гына үткәрсә дә, кайчандыр үзенеке итеп, йөрәк җылысын биргән балалары тәрбиясендә гомер кичерә. Балалары да аны бик яратып, хөрмәт итеп яши. Һәр ялда кайтып, йорт эшләрендә ярдәм итеп китәләр. 
– Үзем кечкенә генә булсам да, йөрәгем зур, күңелем иркен минем. Батыр булдым. Елый да белмәдем. Балаларымны үзем дөньяга китермәсәм дә, йөрәгемә сыендырдым. Алар минем күңелем түрендә, уемда яшиләр. Бик кадерлиләр, хөрмәт итәләр, – ди Зәйтүнә әби Миңнегалиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International