Әлмәт үзешчәннәре Апаста

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

27 июль көнне, 19.00 сәгатьтә, Әлмәт районының “Авылым йолдызлары” җыр һәм бию ансамбле барлык апаслыларны Үзәк ял паркына күңелле кичәгә чакыра. Керү бушлай. (0+).

Шулай ук биредә райондашлардан ярдәм көтүче нәни Раинага булышу йөзеннән махсус тартма да куелачак. Сабый баланың киләчәгенә битараф булмаган һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итә алачак! Кичләребезне күңелле, файдалы итеп уздырыйк, изге гамәлләр кылыйк, дуслар! (0+)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International