Татарстан Республикасының “Гостехнадзор” идарәсе җитәкчесе Радик Зиятдинов, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре Айдар Сәләхов, Илнар Хафизов, район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалыкларның җитәкче-белгечләре катнашында районның барлык урып-җыю һәм җир эшкәртү техникаларын кырда эшләтеп-сынап карап кабул итү үткәрелде.
Техникаларның чисталыгы, төзеклеге, техник таләпләре җентекләп тикшерелде. Авыл хуҗалыгы белгечләре тарафыннан быелгы уракта тәүге тапкыр катнашучы яшь игенчеләр, урак чорына эшкә килгән студентлар өчен мастер-класс, аңлату дәресләре үткәрделәр. – Иминлек, хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен беркайчан да исебездән чыгармыйк, күңелсезлекләргә тарымыйк, бер-беребезне югалтмыйк, - дип кисәтте район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
– Бүген Апас районы буенча урып-җыю һәм шуңа өстәп җир эшкәртү техникаларының әзерлеген җентекләп тикшердек. Механизаторларга техника куркынычсызлыгы таләпләрен дә җиткердек. Гомумән алганда, райондагы барлык техника да басу-кырларда эшләргә әзер. Тырыш, уңган Апас халкы сынатмас дип ышанам, - дип югары бәя бирде Радик Зиятдинов.