“Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибы Марат Хәйдәров борчуын белдерә

2018 елның 27 июле, җомга

Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәте җитәкчесе Марат Хәйдәров соңгы вакытта телефоннан кылган гамәленең ахырын уйламыйча шаярып шалтыратучыларның артуына борчыла. Андыйлар арасында бала-чага да, олылар да бар.

-Без хәбәрне алуга юлга чыгабыз. Әйтелгән адрес буенча авыру янына машина санаулы минутларда барып җитәргә тиеш. Киләбез һәм хәбәрнең ялган булу очраклары белән белән очрашабыз. Ә бу вакытта бит, кемдер чыннан да кисәк авырып китәргә, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Телефоннан кергән барлык хәбәрләр язылып баруын тагын бер кат искәртәм, бу очраклар турында тиешле хезмәтләргә дә хәбәр итәбез. Тикшерү эшләре бара. Гаеплеләр административ, аерым очракларда хәтта җинаять җаваплылыгына да тартылачак,-диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International