Апас музеендагы “тере почмак” та бүген тиен, алтын балыклар һәм ташбакалар бар. Онытмасагыз, тиенгә колакка ятышлы исем кушу буенча бер кечкенә генә конкурс игълан иткән идек. Апас мәктәбе укучылары Адилә Салаватуллина белән Ралинә Мингазиева бик чая, бернидән курыкмаучы Алтай тиененә “Кузя” исеме бирү яклы. Тагын кемдә нинди тәкъдимнәр бар?